Почта элемтәсе бүлегенең яңа начальнигы итеп Баһавиев Илгиз Харис улы билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Гөлсәрия Вадиковна лаеклы ялга киткән.
Бүген район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев коллективка яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул Илгиз Харис улына эшендә уңышлар теләде, ә Гөлсәрия Вадиковнага намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.