8 июнь көнне Олы Кайбычта Сабантуй бәйрәме уңаеннан традицион ат чабышлары узды. Ат чабышлары 4 узышта узды. Анда 15 кеше катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җирле атлар арасында беренче урынны Бәрлебаштан Данис Әскәров алды, икенче урынны Кыр Буасыннан Николай Лебедев алды. Ярым чиста атлар арасында икенче узышта 5 ат катнашты, нәтиҗәдә, 1 урынны Бәрлебаштан Ирек Фәхриев, 2 урынны Танайдан Әнис Әдиятуллин, 3 урынны Кошманнан Шәфкать Хәмидуллин алды. Нәселле атлар арасында өченче узышта инде 6 ат катнашты, биредә 1 урын-Танай авылыннан Динар Габсаттаров, 2 урын-Олы Кайбычтан Виктория Оливер (Закиров КФХ) һәм 3 урын Рафаэль Усманов ("Родина" хуҗалыгы).