ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасында республика халкы өчен кайнар линия оештырылды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кадастр палатасының планлы бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнарның мәгълүмат, белешмә, аналитик һәм консультация хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы сорауларына җавап бирде.
 


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

16 июльдә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан район эшкуарлары катнашында баланс комиссиясе үткәрелде. Баланс комиссиясе кысаларында биш юнәлеш – «Биржа мәйданчыгы», «Үзмәшгульләр», «Авыл хуҗалыгы кооперациясе», «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге», «Ярдәм чаралары» буенча түгәрәк өстәлләр эше булды.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары өчен «түгәрәк өстәл» узды.
 

Бүген район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә гадәттәгечә комбайннар парады, ягъни техниканың 2019 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерү узды. Тикшерүдә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, идарә башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, җәмгыять, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин социаль яклау коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул элек «Экология, мәдәният, мәгариф»мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры булып эшләгән Багавеева Наталья Анатольевна булды. Район башлыгы аңа эшләрендә уңышлар теләде.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул элек финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Камалетдинов Радик Мажит улы булды. Район башлыгы аңа эшләрендә уңышлар теләде.
 


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген 16 июльдә Татарстан Республикасы Апас районы Дәвеш авылында «Яшь десантник» палаткалы хәрби-патриотик лагерьның соңгы сменасы тәмамланды. Кайбыч районы буенча 4 смена эчендә яшьләр сәясәте линиясе буенча 46 бала ял итте, шуларның.

2019 елның 1 гыйнварыннан "Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында «2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм дәрәҗәсе турында хәбәр итте.
 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында, 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан үзмәшгульлек һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча "Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге" АКБО җәлеп итеп, республиканың муниципаль районнары территориясендә эшкуарлар белән күчмә очрашулар уздырыла.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International