Бүген район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә гадәттәгечә комбайннар парады, ягъни техниканың 2019 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерү узды. Тикшерүдә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, идарә башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, җәмгыять, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.