Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары өчен «түгәрәк өстәл» узды.
Чараны үткәрү кысаларында юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсумова анда катнашучыларны 151-ФЗ номерлы федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.