16 июльдә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан район эшкуарлары катнашында баланс комиссиясе үткәрелде. Баланс комиссиясе кысаларында биш юнәлеш – «Биржа мәйданчыгы», «Үзмәшгульләр», «Авыл хуҗалыгы кооперациясе», «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге», «Ярдәм чаралары» буенча түгәрәк өстәлләр эше булды.
Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, көндәшлекне һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Елена Шулина, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» АКБО, «Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм фонды» КБАО спикерлары, шулай ук Казан кооператив институты ректоры ярдәмчесе катнашты.