30 июль көнне Олы Урсак авылында капиталь ремонттан соң мәктәптә яңа спорт мәйданчыгы һәм спорт залы ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фәнил Баһаветдинов, район прокуроры Елена Суглова, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин катнашты.
Ачу кысаларында Олы Урсак һәм Кошман командалары арасында иптәшләрчә матч узды, нәтиҗәдә урсаклылар 3:0 исәбе белән җиңде.
