Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба-Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 11 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча тематик «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.
7 сентябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район укучылар Спартакиадасы кысаларында җәйге ГТО фестивале узды. Катнашучылар 4 яшь категорияләрендә ярыштылар: 9-10 яшь (2 нче баскыч), 11-12 яшь (3 нче баскыч), 13-15 яшь (4 нче баскыч) һәм 16-17 яшь (5 нче баскыч). Шунысы куанычлы, фестивальдә 17 гомуми белем бирү мәктәбеннән йөздән артык укучы катнашты.
Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрәчәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
10 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының Актаныш районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Авыл яшьләре» ХІ җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.
Игътибар итегез!
Хөрмәтле финанс өлкәсе хезмәткәрләре!
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр иткәнчә, сайлауларда барлык сайлаучыларның 95,18 проценты катнашкан. Кошман сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 97,20 процент тавыш бирде, Бәрлебашта - 97,8, Олы Русакта - 97,67, зур Каенлыкта - 97,88, Хуҗа Хәсәндә - 96,25, Иске Чәчкабта - 96,85, Олы Кайбычта 94,29 процент сайлаучыларның тавыш бирүләре узды.
Кайбыч районында Бердәм тавыш бирү көне дәвам итә.