ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларына арест салу һәм аларны алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча кайнар линия булды. Казанда гражданнарның сорауларына арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирде. Сезнең игътибарга аларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
 

Бүген Кайбыч районына эш визиты белән «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм аның агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев килде. Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә алар "Золотая Нива" агрофирмасында булдылар, анда әлеге хуҗалык җитәкчесе Ренат Мотыйгуллин белән очраштылар. Очрашу барышында Агросәнәгать комплексының мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.
 

2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова Казан шәһәрендә Корбан гаете уңаеннан һәм 70 яшь тулу уңаеннан хәйрия ашы уздырды. Төшке ашта Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева да катнашты. Ул Нурания Фердобаевнага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде.
 


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
 

2019 елның 4-10 октябрендә Казан шәһәрендә СНГ илләре арасында мәктәп спортының VII Халыкара фестивале узачак. Бадминтон буенча фестивальдә Россия Федерациясен безнең районның Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе тәкъдим итәчәк. Безнең спортчыларга уңышлы чыгышлар телик.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.
 

25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24" телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International