Бүген Кайбыч ягы музеенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре булып китте.
26 сентябрь көнне Надеждино авыл җирлеге администрациясендә, авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева җитәкчелегендә, эшче төркем киңәшмәсе булып узды. Екатерина Васильевна билгеләп үткәнчә, иң мавыктыргыч этап башлана, өстәвенә, иң катлаулы да - чыганаклар эзләү.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, сентябрь аенда Россиядә «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Моның белән бәйле рәвештә, гражданнар өчен нәрсә үзгәрде, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре – Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин бергәләп әңгәмә кордылар.
Бүген Олы Урсак авылында гомер итүче Фатхуллина Рәүфә Ашарап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шушы истәлекле көн белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова котлады. Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Шулай ук юбилярны Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да котлады.
Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3..-1º . Көндез максималь һава температурасы +3..+8º.
Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!
2019 елның 2 октябрендә "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк. Консультацияләрне суд приставлары, адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды һәм техник мәгълүмат бюросы белгечләре үткәрәчәк.
24 сентябрь көнне Кайбычның Федоровское авылы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Тәлгать Мотыйгуллин һәм Фәридә Хәйретдинова өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Актив озын гомерлелек" дип исемләнгән 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсендә катнаштылар.
25 нче сентябрь көнне «Актив озын гомерлелек» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Алтын көз» республика социаль программалар конкурсына һәм «Безнең як осталары» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.
Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Заманча мәктәп» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәге ачылды.