ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

          Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 
     

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

 

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм почтага бүген турыдан-туры җибәрергә info.mpr2019rt@mail.ru. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.

28 сентябрьдә районның авыл хезмәтчәннәре Казанның Яңа Савин районында көзге ярминкәдә сәүдә иттеләр.
 

29 сентябрь көнне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, Федоровское урта мәктәбе директоры Михаил Серяков һәм "Грация" бию коллективы составындагы район делегациясе Ульяновск шәһәрендә булып кайтты.  Әлеге чара "Мостовая Слобода" микрорайонына 370 ел тулу уңаеннан үтте. Юбилей уңаеннан бәйрәм программасы да оештырылган иде.
 


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Олы Кайбычта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә ассортименты белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шәхсән үзе танышты.
 


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров «Татарстан  Республикасының  цифрлы  моделе» проектын агмәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.   

27 сентябрь көнне Кайбыч районы музеенда «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен 2019-2020 нче уку елында мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында чара узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International