2019 елның 31 октябрендә Олы Кайбычта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика субъектларының үтенечнамәләре буенча бер административ беркетмә каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык торак пунктларын да колачлап, көзге каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар графигы расланды.