Федоровское урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

         31 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Федоровское урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә хакимият вәкилләре, кунаклар һәм социаль партнерлар: Прохоров Юрий Петрович – Татарстан Республикасы халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Заһидуллина Эльвира Хәсбатулла кызы, мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Илмас Илдар улы, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Конференциягә 57 белем бирү оешмаларыннан делегатлар сайланды, шуларның 53 е конференция эшендә катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International