Кайбычта оешма-учреждениеләр арасында волейбол буенча ярышлар узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

         6 ноябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы кубогына волейбол ярышлары булып узды.

          Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Кайбыч районы спорт мәктәбе командасы, 2 урынны Кайбыч район электр челтәре, 3 урынны Эчке эшләр бүлеге яулады.

          Җиңүчеләрне яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котладылар. Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы исеменнән призерларга грамоталар, медальләр, ә җиңүчегә күчмә кубок тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International