2019 елның 31 октябрендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көзге каникуллар чорына район торак пунктларына ведомствоара рейдлар графигы расланды. График нигезендә, 2019 елның 1 ноябрендә, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Фәния Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Алсинә Кузьмина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Ләйсән Фәрахова составында Кошман, Олы Урсак, Кече Урсак, Колаңгы, Федоровское, Ябалак, Олы Кайбыч авылларына кичке рейд оештырылды. Рейдта катнашучылар имин булмаган, ведомствоара исәптә торучы күп балалы гаиләләрдә булдылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Алар шулай ук әти-әниләренә һәм балаларга «комендант сәгате»турында да искәрттеләр.