ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

25 октябрь көнне район мәдәният йортында "Көзге кәеф" конкурс-күңел ачу программасы булып узды. Чара район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды. Анда мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шулай ук Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе катнашты.
 

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
 

2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов рәислегендә җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
 

26-27 октябрь көннәрендә Казанда "Наше время-Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале узды.
 

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2019 елның 28 октябреннән 10 ноябренә кадәр кыска вакытлы ялда. Отпуск чорында район башлыгы вазифаларын башкару аның урынбасары Рәмис Хәялиевка йөкләнгән.
 


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.
 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Афанасьевка авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре "Көзге бал" кичәсен үткәрделәр. Зал көзге яфраклар, агач ботаклары белән бизәлгән иде, аяк астында көзге матур яфраклар шөреп торды. Һәркемнең кәефе күтәренке иде.  Балалар барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар: көзге табышмаклар, мәкальләр чиштеләр. Барлык актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
 


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрь көнне чүти урта мәктәбе базасында "Яшь педагогларның һөнәри үсешендә методик эшнең роле" дигән темага район семинары булып узды.  Анда район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәгариф идарәсенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова, шулай ук район мәктәпләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
 

Бүген Казанда ("Татнефть Арена") "Минем бизнес" эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча иң зур форум-интенсив узачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International