Олы Кайбычта гади автомодельләр буенча район ярышлары узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

         22 ноябрь көнне «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында яшүсмерләр арасында автомодель спорты буенча район ярышлары булып узды. Ярышларда 4 гомуми белем бирү мәктәбеннән 14 егет катнашты. Автомодельчеләр стартка РМ-1, РМ-резиномоторлы һәм ЭЛ-4 класслы автомодельләрен чыгардылар. Алар ераклыкка, төгәллеккә һәм дистанцияне узуның максималь тизлегенә көч сынаштылар. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар. Укучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International