Кайбыч районыннан алты комбайнчы - 2019 елгы урып-җыюда иң яхшылар рәтендә

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

     Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда иң яхшы 500 комбайнчыны билгеләделәр.
    «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы июль аенда игълан ителгән иде. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Министрлык даими мониторинг үткәрде. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылды. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленгән.
      Быел конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм ТРда иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде.
      Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Алар арасында безнең районнан -"Золотая Нива"дан Вячеслав Туртыгин, "Гөбнә" дән Альберт Лазарев һәм "Туган як-Агро"дан Фәнис Бикбов.
       Шулай ук конкурс йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35 әр мең сум премия алачак, шул исәптән "Дубрава" дан Айрат Сафиуллин, "Золотая Нива"дан Валерий Савельев һәм Айнур Сафин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International