ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Аз тәэмин ителгән гражданнарга санлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләячәкләр.
 

2019 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин, юлларда бозлавык.
 

Бүген Кайбыч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Составына «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, аның урынбасары Илдар Әфләтунов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов кергән Комиссия, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыю, шулай ук туфракны төп эшкәртү бара.
 

2019 елның 1 ноябреннән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.
 

Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
 

31 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Федоровское урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә хакимият вәкилләре, кунаклар һәм социаль партнерлар: Прохоров Юрий Петрович – Татарстан Республикасы халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Заһидуллина Эльвира Хәсбатулла кызы, мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Илмас Илдар улы, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Конференциягә 57 белем бирү оешмаларыннан делегатлар сайланды, шуларның 53 е конференция эшендә катнашты.
 

31 октябрь көнне Бәрлебаш авылында яшәүче Нина Владимировна Ерамасова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Нина Владимировнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

2 декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәгеләрне түләргә кирәк: • физик затлар милкенә салым • җир салымы • транспорт салымы • салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым
 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 31 октябрендә Олы Кайбычта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика субъектларының үтенечнамәләре буенча бер административ беркетмә каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык торак пунктларын да колачлап, көзге каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар графигы расланды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International