Кайбычта балигъ булмаганнар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча ачык консультация пункты эше оештырылган

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

         Бүген администрациянең актлар залында ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча ачык консультацияләр пункты эше оештырылды. Консультация һәм эшне төрле ведомство - социаль яклау, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Эчке эшләр органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, юристлар алып барды.
          Балалар хокуклары, опека, попечительлек һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча юридик һәм башка төр консультация опекуннар, тәрбиягә бала алган ата-аналар, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гражданнар алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International