Районда сөт саву белән эш ничек тора?

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

      Хуҗалыклар буенча тулаем савым 50000 кг тәшкил итә, ә халыктан тулаем савым 16100 кг. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.

     Сөт саву буенча эшләр иң яхшысы "Гөбенә" агрофирмасында бара, анда 20000 тонна сөт савыла.

     Районның крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш яхшы бара, аларда тулаем җитештерү узган ел белән чагыштырганда 162 процент тәшкил итә.

     Сөтнең майлылыгы  - 3,99%. Бу узган ел белән чагыштырганда югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International