ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Анда безнең районнан "Кубня", "Дубрава", "Золотая Нива", "Подберезье" агрофирмасы, "Туган Як-Агро" ҖЧҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ, Мәлки авыл җирлеге, икмәк комбинаты, СЛ-Молоко ҖЧҖ, Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары,  ИП Гафиятуллин, ИП Рәхмәтуллов, шулай ук Мөрәле һәм Ябалак авыл җирлекләре вәкилләре катнаша.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!
Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» грант ярдәмендә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итте. Конкурска тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды.
 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шушы көннәрдә Ульянково авылында яшәүче Буслаева Нина Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул Нина Ивановнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды
 

Шушы көннәрдә Олы Подберезье авылында яшәүче Кальчева Александра Романовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев килделәр. Кунаклар Александра Романовнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
 

Бүген Казанда «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXXI конференциясе кысаларында авыл җирлекләре арасында иң яхшы беренчел бүлеккә конкурс йомгаклары ясалды. 1 урын өчен Диплом белән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Мәме авылының "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлекчәсе секретаре Алексеева Елена Николаевна бүләкләнде.
 

Бүген Казанда «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXXI конференциясе кысаларында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
 

Бүген Казанда «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе уза. 
 

Районда шикәр чөгендере алу төгәлләнде. 5 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, ул 3178 гектар мәйданда казып алынган. Быел аграрийларның өметләре артык акланды. Республика буенча уртача уңыш гектардан 300 центнер тәшкил итте. Барлыгы 95340 тонна шикәр чөгендере казып алынган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 24 мең тоннага күбрәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International