Инвалидлар декадасы кысаларында Кайбыч районы башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашты

2019 елның 6 декабре, җомга

     Бүген "Рәйхан" кафесында инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре белән очрашты. Чарада ТР «НАЗ» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова һәм башкалар катнашты.
     Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 декабренә Кайбыч муниципаль районында теркәлгән 53 гаиләдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 56 бала тәрбияләнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International