Бүген Казанда 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы була. Әлеге утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.
Әлеге чарада безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашачак.