ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
 

Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2019 елның» 10 " декабрендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр уздырылачак.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендерен төяп җибәрү бара. Буа шикәр заводына барлыгы 2475 тонна татлы тамыр сатылган, тагын 70 мең тоннадан артыграгы көтелә. Иң күп татлы тамыр "Дубрава"агрофирмасы тарафыннан сатылган.
 

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елда, РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 24 декабрендә "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, билгеләнгән иде.
 

7 декабрьдә "Казан" халыкара ат спорты комплексында "Социаль ярминкә" беренче хәйрия фестивале узды. Чара социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, бизнесның һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының 700 вәкилен җыйды. Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль практикалар тәкъдим иттеләр, бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
 

Олы Подберезье һәм Ульянково мәктәпләре яшь армиячеләре "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов белән Ватан Геройлары көне алдыннан Идел шәһәренә бардылар. Баруның максаты - Иделдә җирләнгән якташларыбыз Андрей Кошкин һәм Иван Субботинны искә алу иде.
 

Бүген Кошман авылындагы ике гаиләдә сабыйлар дөньяга килде. Илшат һәм Эльмира Кашаповлар гаиләсендә дүртенче бала, Рамил һәм Резеда Хәйруллиннарның икенче баласы туды.
 

Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Мәме авыл җирлеге башкарма комитеты, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар Советы рәисе яшьармиячеләр белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константинович янына бардылар һәм аңа азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Ветеран кунакларны җылы каршы алды, күрсәткән кайгыртулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова, Мөрәле ФАПы фельдшеры Гөлфия Патшина 1 төркем инвалид һәм балачактан инвалид булганнарга бүләкләр тапшырдылар.
 

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International