2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок тәмамланды.
Раштуа бәйрәмендә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән курчак театры түгәрәгенең яшь артистлары, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Яңа ел әкияте белән гастрольләргә киттеләр. Балалар Багай, Арыслан авылларында булдылар. Бу аларның авыл клублары сәхнәләрендә беренче чыгышлары иде. Тамашачылар әкиятне зур кызыксыну белән карадылар, чыгыш ахырында курчак театры җитәкчесе балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле уеннар үткәрде.
5 гыйнвар көнне «Әкият» халык театрының яшь артистлары Күшкүл авылында кунакта булдылар. Алар «Яңа ел теремогы» әкиятен күрсәттеләр. Тамаша ахырында «Әкият» курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллина балалар белән күңелле конкурслар үткәрде.
Кадерле якташлар - православие христианнары!
Чын күңелемнән сезне православие динен тотучыларның якты һәм шатлыклы бәйрәме - Раштуа белән котлыйм!
5 гыйнвар көнне Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында "Гөбнә" агрофирмасы призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ел саен үткәрелә торган "Рождественский турнир" булып узды.
4 гыйнварда Кайбыч районында республика буенча игълан ителгән "иң матур чыршы" конкурсы кысаларында махсус комиссия булып китте. Комиссия составына ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш референты Алмаз Галәветдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Вероника Ашурова, Буа районы Пенсия фонды җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафыйк Җәләлов керде. Алар район башлыгы урынбасары Рәмис Галиев белән бергә Хуҗа Хәсән авылының урта мәктәбендә һәм мәдәният йортында, Олы Кайбыч мәктәбендә булдылар, төп чыршыны бизәүне карадылар. Комиссия әгъзалары безнең районны уңай бәяләделәр. Хәзер нәтиҗәләрне көтәргә кала.
4 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча район чемпионаты узды.
3 гыйнвар көнне ял паркында балалар өчен «Кышкы уеннар» дигән күңелле чара оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы янәдән балалар янына кунакка килделәр.
Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.
“Без бу ярдәмне күптән көтә идек һәм программага зур өметләр баглыйбыз”. Авылда яшәүчеләр әлеге яңалыкны әнә шулай дип бәяләде. Эш шунда ки, Россия хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында, быелдан авыл җирендә 2,7 процентлы ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкинлеген хәбәр итте. Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.
Инде узган ел ахырында ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев программаның мөһимлеген билгеләп:
– Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү – яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын да исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак, – дигән иде.
Программаның әһәмияте республика өчен дә зур
– Әлеге программада төрле юнәлешләр бар. Шулай да алар арасында безнең өчен иң куандырганы – яшьләрне торак белән тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бик зур рәхмәт. Алар финанслауны өч тапкырга арттыра алган. Республикада бу программа эшли башлагач, авылларыбыздагы үзгәрешләрне сизәчәкбез, – дигән өметен белдергән иде Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев.