Раштуа бәйрәмендә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән курчак театры түгәрәгенең яшь артистлары, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Яңа ел әкияте белән гастрольләргә киттеләр. Балалар Багай, Арыслан авылларында булдылар. Бу аларның авыл клублары сәхнәләрендә беренче чыгышлары иде. Тамашачылар әкиятне зур кызыксыну белән карадылар, чыгыш ахырында курчак театры җитәкчесе балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле уеннар үткәрде.