4 гыйнварда Кайбыч районында республика буенча игълан ителгән "иң матур чыршы" конкурсы кысаларында махсус комиссия булып китте. Комиссия составына ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш референты Алмаз Галәветдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Вероника Ашурова, Буа районы Пенсия фонды җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафыйк Җәләлов керде. Алар район башлыгы урынбасары Рәмис Галиев белән бергә Хуҗа Хәсән авылының урта мәктәбендә һәм мәдәният йортында, Олы Кайбыч мәктәбендә булдылар, төп чыршыны бизәүне карадылар. Комиссия әгъзалары безнең районны уңай бәяләделәр. Хәзер нәтиҗәләрне көтәргә кала.