3 гыйнвар көнне ял паркында балалар өчен «Кышкы уеннар» дигән күңелле чара оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы янәдән балалар янына кунакка килделәр.
Кыш Бабай хәрәкәтле уеннар үткәрде, Ә Кар кызы җиңүчеләргә тәм-томнар өләште. Балаларга әти-әниләр дә кушылды. Алар балалар белән бергә Олы Кайбыч авылының үзәк чыршысы янында узган кышкы уеннарда актив катнаштылар.