ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында "Татарстанның эшлекле партнерлары" XIV форумының пленар утырышы уза.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада узды. Анда 10 авыл җирлегеннән катнашучылар катнашты. Алар дартс, шашка, шахмат, армреслинг һәм йөзү кебек дисциплиналарда көч сынаштылар.

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын  зур  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итә.  Җиңүчеләр   100әр мең сум  бүләк  алачак. 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Без сезне 20 нче декабрь җомга көнне 18:00 сәгатьтә район мәдәният йортына, Олы Кайбыч авылы мәчетенең 25 еллыгына багышланган вәгазъ кичәсенә чакырабыз.

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада уза.
 

13 декабрьдә «ТИСБИ» идарә университетында «Татарстан Республикасының иң яхшы туристик маршруты» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.  Конкурста безнең районнан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең муниципаль бюджет учреждениесе методисты Илүсә Карипова катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул II дәрәҗә диплом һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген ТР балалар оешмалары Советы ТР Президенты кушуы буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән безнең районда «яшь гражданнар форумы» үткәрде. Форум кысаларында актив укучылар район тормышын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.
 

       10 нчы декабрь көнне Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында II нче Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең 2 нче этабы узды. Конкурс кысаларында  балалар шигырьләрне татар, рус, инглиз, телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады.  Бәйгедә безнең районнан да 30 укучы катнашты. “Муса Җәлил татарча” номинациясендә Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән Хөсәенова Илгизә, “Муса Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Гайнетдинова Алинә, Мөрәле төп мәктәбеннән Гобәева Миләүшә, Федоровск урта мәктәбеннән Миңнуллина Адилә һәм Колаңгы төп мәктәбеннән  Медов Тимур җиңү яуладылар. Алар бәйгенең 3 нче этабында катнашачаклар.

14 декабрь көнне Апаста ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды. Анда безнең районнан муниципаль этап җиңүчесе - Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары ата-аналар комитеты катнашты һәм 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International