Кайбыч районында "кошлар өчен иң яхшы җимлек" муниципаль конкурсы уза

2020 елның 24 гыйнвары, җомга
     10 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Кайбыч районында «кошлар өчен иң яхшы җимлек»муниципаль конкурсы узачак. Аны "ЭКО "мәктәптән тыш эшләр үзәге"муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе оештыра.
      Конкурс гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч һәм урта звенолары өчен игълан ителде. Конкурста катнашу өчен үз куллары белән ясалган кошлар өчен җимлекләр кабул ителә. Җимлекләр ясау өчен материал булып агач рейкалар, фанера, пластмас, пластик, катыргы һәм башка мөмкин булган материаллар булырга мөмкин.
Эшләрне бәяләү критерийлары:
- идеяләрнең һәм техниканың сыйфаты, оригинальлеге;
- иҗади якын килү һәм бизәлешнең эстетик ягы.
- урамда җимлекләр элү өчен ышанычлы ныгытма.

Фотода Мөрәле төп мәктәбе укучылары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International