3 гыйнвар көнне ял паркында балалар өчен «Кышкы уеннар» дигән күңелле чара оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы янәдән балалар янына кунакка килделәр.
Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.
“Без бу ярдәмне күптән көтә идек һәм программага зур өметләр баглыйбыз”. Авылда яшәүчеләр әлеге яңалыкны әнә шулай дип бәяләде. Эш шунда ки, Россия хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында, быелдан авыл җирендә 2,7 процентлы ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкинлеген хәбәр итте. Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.
Инде узган ел ахырында ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев программаның мөһимлеген билгеләп:
– Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү – яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын да исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак, – дигән иде.
Программаның әһәмияте республика өчен дә зур
– Әлеге программада төрле юнәлешләр бар. Шулай да алар арасында безнең өчен иң куандырганы – яшьләрне торак белән тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бик зур рәхмәт. Алар финанслауны өч тапкырга арттыра алган. Республикада бу программа эшли башлагач, авылларыбыздагы үзгәрешләрне сизәчәкбез, – дигән өметен белдергән иде Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев.
3 гыйнвар көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм программасында «әкият» халык курчак театры катнашында спектакль һәм «өч утынчы» мультфильмы күрсәтелде. Балаларга бүләләр белән әкияти урманнан Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, күңелле әйлән-бәйлән уйнады. Балаларга да, өлкәннәргә дә оештырылган чара бик ошады.
31 декабрь көнне район мәдәният йортында Яңа елга багышланган театральләштерелгән концерт булып узды. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кунакларына яңа ел уңаеннан бик күп чаралар бүләк иттеләр. Күңелле музыкаль җырлар, шаян күренешләр, биюләр бер-берсен тулыландырды, тамашачыларны бәйрәм атмосферасына чумдырды.
Яңа ел алдыннан Чүпрәле районының "Җылы йорт" социаль приютында яшәүче балалар өчен социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева һәм "Өмет" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, шулай ук балаларның ата-аналары булып китте.
«Хөрмәтле кайбычлылар, районыбыз кунаклары!
Бүген Кайбычта иҗтимагый үзәк хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды.
Күптән түгел Казан ярминкәләренең берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк заводы хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән ипинең «ура»га сатылып беткәнен күзәткән идек. Автолавка тәрәзәсе каршында шактый зур чират тезелеп киткән, ә сатучы сатып алучыларга көчкә хезмәт күрсәтеп өлгерә. Бер сатып алучыдан сорашып, моның серен белергә тырыштык, ни өчен Казандагы һәр кибеттә яисә пекарьняда пешерелеп, һәр почмакта сатыла торган ипине алмыйча, бу ипине чират торып ала соң халык?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "мәдәният объектларына бушлай керү көннәре" акциясе үткәрә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2019 елның 27 декабрендә, Кайбыч районының төрле торак пунктларыннан 15 бала театрга яңа ел чарасында катнашу өчен чакырылган иде. Чакырылучылар арасында: Инвалид балалар, күп балалы һәм тулы булмаган гаилә балалары, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар булып торалар. Мәдәни-ял итү чарасында балаларны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары озата йөрде. Чара программасында Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары катнашында чыршы тирәсендә Яңа ел интермедиясе дә бар иде. Шулай ук яшь тамашачылар өчен театр артистлары тарафыннан тамаша, «Әкият китабы»спектакле әзерләнгән. Әкият яхшылык, дуслык, ярдәмчел булырга өйрәтә. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы.