РҮХ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә бардылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

    2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Тарихта безнең халык күп сынауларга дучар булды. Әмма Бөек Ватан сугышы үзенең масштабы, җимерелүләре һәм кеше корбаннары буенча безнең дәүләт тарихында үзенә тиңнәр булмады. Бу куркыныч вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар елдан-ел кими бара. Һәркем сугыш кырларында ятып калган, тылда кул бирешмичә, Ватаныбыз хакына көч-куәтне кызганмыйча, Бөек җиңүне якынайтып хезмәт куйган фашистларга каршы аяусыз көрәш алып барды.

     Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч үзәк район хастаханәсе ветераннарның өйләренә барып хәлләрен тикшерәчәк Мобиль бригада оештырды. Бригада составына берьюлы берничә белгеч — невролог, хирург, терапевт һәм башка табиблар керде. Алар ветераннарны тулы карап чыгачаклар һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр, кирәк булганда госпитализация белән ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International