Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча ачык ишекләр көннәре үткәрә

2020 елның 10 марты, сишәмбе

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә физик затлар кеременә салым буенча законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

 2020 елның 23 марты 08.00 дән 19.00 гә кадәр

24 март 2020 ел 08.00 дән 19.00 гә кадәр

 24 апрель 2020 ел 08.00 дән 19.00 гә кадәр

 25 апрель 2020 ел 08.00 дән 13.00 гә кадәр

    Акция Россия Федераль салым хезмәте инспекцияләрендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үткәрелә.Ачык ишекләр көннәрендә салым органнары хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләрне аңлатачаклар:

-салым түләүчеләр алган керемне декларацияләү бурычының булуы(булмавы) һәм аннан салым түләү зарурлыгы турында;

- НДФЛны исәпләү һәм түләү тәртибе турында;

- НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;

- НДФЛ буенча бурычлар булу (булмау) турында;

- «Декларация» ПО аша салым декларациясен тутыру буенча компьютер программасыннан ничек файдаланырга;

- салым тотып калуларны алу турында;

- физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты «Интернет-сервисына тоташтыру мөмкинлекләре турында»;

- салым түләүчеләрдә килеп туган башка мәсьәләләр буенча да

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International