Кайбыч районында яшәүче хатын-кызлар Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында булдылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

   2020 елның 7 мартында инвалид балалар тәрбияләүче әниләр, тулы булмаган гаиләләрдә балалар тәрбияләүче әниләр һәм олы яшьтәге хатын-кызлар (пенсионерлар) Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районы «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар булып торучы гаиләләр Казан шәһәрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган мәдәни-ял чарасында катнаштылар.

   Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова чакыруы буенча 16 хатын-кыз Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакль премьерасын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International