ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2020 ел
якшәмбе

   Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын куңнелдән язның иң матур бәйрәме халыкара Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Әниләр, апалар, хатыннар, кызлар - шушы яз сезгә матурлык мизгеле, яхшы кәефләр, туганнарыгызның йорәк җылысын буләк итсен. Сезнең тормышыгыз мәхәббәт, якыннарыгызның игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын. Һәрчак мөләем һәм гүзәл булып калыгыз. Күңелегездә һәрчак яз булсын. Бу җирдә сез булганга, безнең йортларда җылы һәм уңайлы, акыллы һәм сәламәт балалар үсә,  сезнең ярдәмегез белән җирдә тормыш дәвам итә.

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.


6
март, 2020 ел
җомга

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.

    5 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" бассейнында хатын-кызлар арасында 8 Март бәйрәменә багышланган, йөзү буенча ел саен үткәрелә торган шәхси-команда турниры узды.

    Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә булышлык күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру өчен Кайбыч муниципаль районында пенсия яшендәге халык өчен финанс белеме буенча татар телендә курслар үткәрелде.

Гриппны, ОРВИны, шул исәптән COVID-19 коронавирус инфекциясен индивидуаль профилактикалау


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Беренче тапкыр бәйге физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.

 

   Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.

  «Балачак унъеллыгы» чараларының планын тормышка ашыру буенча Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Галиуллина Г.Р. «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасы буенча чара үткәргән.

Галия Кайбицкая исемендәге музейда милли татар баш киеме ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чаралар инде традициягә кергән. Быел ул укыту белән генә чикләнмәде, ир-атларны, хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау хөрмәтенә музыкаль кич үткәрелде. Чара ахырында барысы да түгәрәк өстәл артына җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International