Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр даими ярдәмгә мохтаҗ халыкның иң зәгыйфь категорияләреннән берсе булып тора. Бигрәк тә хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимында аларга ярдәм һәм игътибар кирәк.

«МНКТ» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Айрат улы Шәймиев үзенең хәйрия фонды исеменнән бүләкләр тапшырды, алар шушы көннәрдә Кайбыч районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга контактсыз юл белән тапшырылды.

Мондый инициативалы һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә без барлык катлаулы хәлләрне дә башкарып чыга алачакбыз. Ярдәм янәшәдә булуына ышаныч бирә бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International