Хөрмәтле кайбычлылар!
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча 2020 елның 1 маеннан 15 маена кадәр хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш продукциясе иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук, югарыда күрсәтелгән сораулар буенча кулланучылар "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенә 8 (84371) 5-63-05 һәм 8 (84377) 2-12-46 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар.