12 майдан ата-аналар балаларны янә балалар бакчаларына җибәрә алачаклар.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны балалар бакчаларына кертүнең вакытлыча тәртибен эшләде. Ата-аналар баланың йогышлы авырулар белән элемтәләре булмавы турында белешмә алырга тиеш. Авыл җирлекләрендә документны фельдшерлар, район үзәгендә педиатр ата-аналарның телефон аша мөрәҗәгате нигезендә бирә. Белешмә алу өчен балалар сырхауханәләренә турыдан-туры бару рөхсәт ителми. Белешмәне дистанцион рәвештә электрон почта аша яки мессенджерлар аша бирәчәкләр. Белешмә фотографиясен яки аның сканерланган күчермәсен җибәрергә мөмкин.
Элегрәк ТР Хөкүмәте коронавирус таралуны булдырмау буенча яңа чаралар турында карар кабул иткән иде. Документ нигезендә, 12 майдан эш бирүчеләрдән белешмәләр рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС-пропуск алу гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта карар гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәтләр күрсәтү, пассажирлар һәм багаж ташуны, шул исәптән такси, шәхси саклану чараларыннан — медицина битлеге яки ресиратор һәм перчаткадан башка, транспортта йөрүен тыя.