24 март көнне Олы Кайбыч һәм Федоровское авылларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне, Россиядә коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чикләү чаралары нигезендә үткәрелми.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
17 март көнне Кошман авыл җирлеге мәдәният йортында «Татар кызы 2020» район конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә Кайбыч районының төрле мәктәпләреннән 8-11 сыйныфларда укучы тугыз кыз катнашты.
Татарстан Росреестры яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан гражданнарны кабул итүне туктата
Кайбыч районында»1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Кайбычта Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегеннән, төрле министрлыклардан, мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре, шулай ук юристлар, адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды, Росреестр, салым хезмәте, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашачак.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.
Сугыш ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
13-15 мартта Арча шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.