Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Иске Чәчкаб авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау барышы белән танышты

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән бергә, Иске Чәчкаб авылында булдылар, анда авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау барышы белән таныштылар.

Хәзерге вакытта тәрәзә блокларын алыштыру һәм идәнне каплау буенча эшләр тәмамланган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы булдырылган, сәхнә ремонтланган. Керү ишекләрен алмаштыру, баскычларны һәм отмосткаларны торгызу, эчке косметик ремонт, фасадларны җылыту эшләре бара. Капиталь ремонтны июнь урталарында тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International