ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус  инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә.

22 март көнне Олы Кайбыч авылында яшәүче Вәсилә Газиз кызы Багавиева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар авыл кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшләде. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.

Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхматуллин котлады, аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.

   2020 елның 20 мартында Кайбыч муниципаль районының «Алтын Нива» агрофирмасы язгы кыр эшләре алдыннан 27 берәмлек техникага карау уздырылды.

    24 март 2020 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды   Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул итәчәк. 

   Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.

 Хәзерге вакытта хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештә формалаштыруга акрынлап күчү гамәлгә ашырыла ("Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында"2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә).


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра

Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең милек салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә.

   Кайбыч районында Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре өчен укулар уза.

   Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.

17 мартта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсе, мәдәният йортының актлар залында, ветераннар-пенсионерлар катнашында " "Еллар чорлар аша онытмыйк.." дигән чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International