Хөрмәтле китапханәчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Китапханәче-борынгы һәм кирәкле һөнәр. Хәзер Интернет гасыры булса да, китапсыз булмый. Бетмәс-төкәнмәс белемнәр тирәсендә сез кешеләргә бөек язучыларның китаплары белән гаҗәеп танышулар бүләк итәсез. Сез бәһасез хәзинәләр дөньясында яшисез: классикларның хезмәтен, сәяхәтчеләрнең язмаларын, талантлы галимнәрнең эшләрен саклыйсыз!
Эшегез сезгә шатлык бүләк итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә җылысы телим. Бәйрәм белән сезне!