Кайбыч районы башлыгы яшь армиячеләрне муниципалитетта хәрәкәт көне белән котлый

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

– Бүген яшь армия оешмасы районда үзенең якты, кызыклы эшләре белән киң танылган. Яшь патриотларны Ватанга мәхәббәт, Россия һәм туган як тарихын өйрәнүгә омтылыш, волонтерлык акцияләрендә катнашу, укуда, спортта, мәдәнияттә уңышлар, кешеләргә ярдәмгә килергә әзерлек берләштерә. Хәрәкәт лидеры Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге яшьармиячеләр районда үткәрелә торган әһәмиятле вакыйгаларда һәм чараларда: парадларда, смотрларда, спорт уеннарында һәм ярышларда, һәйкәлләрне ачу тантаналарында, концертларда катнашучылар булдылар. Балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә яхшы остазлар һәм педагоглар ярдәмендә һәр яшь кеше үз сәләтләрен күрсәтә, өстәмә белем һәм күнекмәләр ала, эш һәм күңел белән шөгыльләнә алсын өчен барысы да эшләнә. Бу истәлекле көндә «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да яңа казанышлар һәм җиңүләр, киләчәккә омтылучанлык, укуда һәм иҗтимагый-файдалы эшләрдә яңа иҗади казанышлар телим. Россиянең лаеклы гражданнары һәм өлкән буынның данлы эшләрен дәвам итүчеләр булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International