Район мәдәният йорты 8 июньнән 14 июньгә кадәр онлайн @kaibitskiidk инстаграмм социаль челтәре аша онлайн концертлар афишасын тәкъдим итте.
08.06 Диана Леонтьева һәм Гөлнара Гыйбадиева
09.06 Ульянковская СБ Евгения Олеговнадан Мастер-класс
10.06 «Бибинур» кинофильмын күрсәтү
12.06 Россия көненә бәйрәм программасы-Видеоклип
Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белән берлектә, район кырлары өстеннән очып узды.Наил Залаков билгеләп үткәнчә:
Кайбыч районында 100% чәчү төгәлләнгән, эшкәртелмәгән җирләр дә калмаган һәм кырларда техника парлар белән шөгыльләнгәне дә күренә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинңа һәм аның командасына рәхмәт сүзенләрен белдерәм, чөнки кырларда чисталык,тәртиб күренә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388нче карары һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 23 мартындагы 156 номерлы «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы торак пунктларында төзекләндерү, чисталык урнаштыру һәм тәртип урнаштыру буенча икеайлык үткәрү турында» гы карары нигезендә, Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды.
Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә мәйданының эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
2 июньдә ТНВ телеканалында «Манзара» программасында Татарстан Росреестры эксперты Алсу Сафина онлайн-интервью чыгачак.
Пыжова Елена Романовнаны гомер бәйрәме белән Кайбыч муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айзатуллова Рамилә Галятдин кызы котлады.
Пыжова Елена Романовна 1925 елның 31 маенда туа. Колхозда 40 елдан артык эшли һәм алдынгы сыер савучы була. Хәзерге вакытта улы һәм килене белән яши. Аның 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Шәхси эшмәкәр Мадьянкин С. А. махсуслаштырылган оешмасы / дәүләт теркәве турында таныклык 2006 елның 11 июлендәге 30673021920016 номерлы таныклыгы / Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы халкына 2020 елның 3-5 июнендә Олы Кайбыч, Ябалак, Кошман, Мөрәле, Федоровски авыл җирлекләре территорияләрендә малларны хуҗасыз тоту буенча эшләр башкарылачагы турында хәбәр итә.