ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның priroda сайтында республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап бирделәр. Татарстан өчен тәүлегенә тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде. Республика тавыш бирү рейтингында туристик зоналарны үстерүгә федераль акча алырга дәгъва кылучы 10 төбәк арасында 4 нче урынга күтәрелде. 


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасын Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында хуплагыз!

Җиңү очрагында республикада махсус сакланыла торган табигать территорияләре, 5 яңа табигый ял урыны барлыкка килергә мөмкин.

Турыдан-туры хәзер priroda.life сайтында регион өчен иң мөһим проектлар өчен тавыш бирү бара. Татарстан проектларының финалга үтәчәге дә аның нәтиҗәләренә бәйле.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

Россия Федерациясенең бөтен территориясендә оешмалар һәм эшмәкәрләр хисап тапшыруның контактсыз һәм кәгазьсез технологиясенә, телекоммуникацион элемтә каналлары (ТКС) буенча хисап бирү системасына күчәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференцэлемтә режимында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары җитәкчеләре белән очрашты.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган 162 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелеге юнәлешендә эшлиләр, яшелчә үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Салым кодексының 73 ст. 2.1 пунктында каралган закон нигезендә ипотеканы беренче тапкыр теркәделәр. Беренче залог объекты-Казан шәһәре үзәгендәге торак булмаган бина. Шулай итеп, салым җыемнары буенча бурычлары булган әлеге бина милекчесе салым органы каршындагы финанс йөкләмәләрен үтәмәгәнчегә кадәр аның милкендә булган күчемсез милек белән тулысынча эш итә алмый.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч районы хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының кырга чыгуга  әзерлегенә тикшерү уздырылды. Комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыкты һәм тиешле бәя бирде. Аларның техник торышына, янгын сүндерү җайланмаларына, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасына аерым игътибар бирелде.

Сөлгеләр-бик мөһим йорт тутыру элементы. Алар функциональ характерда булуга карамастан, сөлгеләр әле интерьерның бизәге дә булып тора. Рушник туйның мәҗбүри атрибуты булган һәм уңышлы гаилә тормышы нигезе дә дип санаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International