ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Басыйров Рифкать Нурулла улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлек кысаларында бүген район Картлар һәм инвалидлар йортында очрашу узды.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
1 декабрьдә Казан шәһәренең татар халкының мәшһүр улы – Шиһабетдин Мәрҗәни исемен йөрткән 2 нче гимназия спорт залында 1996-1998, 1999-2001 елгы егетләр арасында милли көрәш буенча традицион ачык турнир үткәрелде.

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
“Авыл табибы” федераль программасы нигезендә район сырхауханәсен табиплар белән тәэмин итү мөмкинлеге туды.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
27 ноябрьдә “Алтын кырлар” җәмгыятенең Корноухово, Ульянково терлекчелек фермаларында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкче­ләре, ветеринария табиблары, зоотехниклары, экономистлары катнашында киңәшмә үтте.

27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Районыбыз авыл хуҗалыгының һәр тармагында кызу эш кайный.

25
ноябрь, 2012 ел
якшәмбе
Аналар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль район Советының актлар залына әниләр һәм аларның гаиләләре Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар, бала туу турындагы таныклыклар тапшыру тантанасына җыелды. Аларны тәбрикләргә әниләр декрет ялына кадәр эшләгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүчеләр, туганнары да килгән иде. Бу тантананы башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм РФ Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Зур Урсакның нәни кызы Амалия бик каты авырый һәм аны Германиягә дәвалануга алып бару өчен якынча 1 миллион 400 мең сум акча кирәк. Бүгенге көнгә  бу сумманың 590 мең сумы җыелган. Амалия һәм аның әнисе Резедә Галиева безнең ярдәмгә дә өметләнә.

20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Район үзәк сырхауханәсендә халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында ремонт эшләре дәвам итә. 
16 ноябрьдә Түбән Камада Татарстан Халыклар ассамблеясенең чираттан тыш конференциясе булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International