ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. 

16
ноябрь, 2012 ел
җомга
Бәли авылында яшәүче Анна Антоновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  котлау открыткасы тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова Анна Григорьевнага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде, бүләген дә бирде.
15 ноябрьдә Мәлки авылының күп функцияле үзәгендә Кайбыч районы ветераннар Советы оешуның 25 еллыгына багышланган конференция булды.
Олы Кайбычта ветераннарның “Җәүһәр” ансамбле җырчылары узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына барды.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Колаңгыдан узучылар аның елдан-ел түгел, ә көннән-көн үсә баруына игътибар итмичә калмыйлардыр. Анда яңа йортлар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калка сыман тоела миңа. Мәктәп янәшәсендәге әле кайчан гына басу булган урында да инде дистәләгән йорт төзелде, күбесенә нигез салынган. Ә Олы Кайбычтан килү юлында, тимер юл аша чыгып бераз баргач, сул якта калучы бушлыкта 18 йорт төзеләчәк, шуларның 14е күп балалы гаиләләргә, аларга җир участоклары бүлеп бирелгән инде. Авыл үсә, әмма биредә мәдәният йорты булмау күпләрне борчый иде.

14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Ябалак авылы янында Татарстан Республикасы Президентының “Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау” программасы нигезендә төзелгән плотина файдалануга тапшырылды.
12 ноябрьдән  Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!” дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы башланды.
Ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче “Наз” фонды Кайбычтагы яшь дуслары белән әледән-әле очрашып тора. 

10
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Кайбыч” полиция бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлый. Тәбрикләүдә болай диелә:

9
ноябрь, 2012 ел
җомга
Район Советының 25 нче утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районында агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше, эшчәнлекнең аерым төрләре өчен берләштерелгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертүне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International