Халыклар дуслыгы

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

16 ноябрьдә Түбән Камада Татарстан Халыклар ассамблеясенең чираттан тыш конференциясе булды. 

Халык иҗат йортында узган бу конференциядә ТР Дәүләт Советы рәисе, ассамблея җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры, ТР этникара мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. Әлеге чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, конференциядә республикада яшәүче халыкларның телләре, гореф-гадәтләре, милли мәдәниятләрен үстерүгә зур игътибар бирелгән. Анда шулай ук Россиядә, Татарстандагы милли сәясәт хакында да сүз алып барылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International