Картлар һәм инвалидлар йортында

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлек кысаларында бүген район Картлар һәм инвалидлар йортында очрашу узды.

Федоровское авылында урнашкан бу йортта  гомер кичерүче 26 әби-бабайның 19 ы инвалид. Араларында коляскада гына утырып торучылары да, гел урын өстендә генә ятучылары да, көч-хәл белән генә йөрүчеләре дә бар. Аларның барысы да чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Биредә  авыруларны нәкъ сабый баладай карыйлар: кашыктан да ашаталар,  юындыралар, киендерәләр, керләрен юалар, чиста урын-җирдә йоклаталар, мунча кертәләр. Шәфкать туташы Ләйсән Минһаҗева адресына да җылы сүзләр яңгырады. Монда теләсә кем эшли алмый,  барысы да чирле булган контингент белән эшләү өчен чыдам, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булырга кирәк. Өлкәннәр белән белән очрашуга килгән  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Халыкара инвалидлар көненең ил күләмендәге әһәмиятенә тукталып, коллективка тәкъдим ителгән яңа җитәкчегә үзенең теләкләрен җиткерде. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин боерыгы нигезендә 3 декабрьдән монда директор итеп Колаңгыда яшәүче Фидаил Гарәфетдинов билгеләнде.

-Бүген Картлар һәм инвалидлар йортында яшәү һәм эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Монда җылы, иркен,  яхшы хезмәт коллективы тупланган. Ә директор сырхауханәдәге баш врач кебек  булырга тиеш дип саныйм. Көн саен бүлмәләргә кереп, картларның хәлләрен белешеп чыгарга, аларны тыңларга кирәк. Бу бик җаваплы хезмәт ,- диде район башлыгы.

  Муниципалитет җитәкчесе коллективны һәм әби-бабайларны район социаль яклау бүлегенең яңа начальнигы Чулпан Камалиева белән дә таныштырды, аларга бердәм, нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде.

Әлеге очрашуга Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары концерт программасы әзерләп килгән иде.  Федоровское авылы ветераннарыннан тупланган “Өченче буын энергиясе”  колллективы чыгышын да өлкәннәр яратып карады. Аларның чыгышы сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International